ПОПУЛЯР с. 1. 1) Һәркемгә җиңел аңлаешлы, гади һәм күпләргә якын булган. Мәгълүм булганча, сексология буенча махсус монографияләрне дә, популяр басмаларны да нигездә ирләр яза. Тигез гомер итегез! [Элекке татар врачларының] берсе дә, шундый популяр әсәр язып, үзенең белемен халык белән уртаклашмаган. И.Рәмиев

2) Киң җәмәгатьчелек арасында билгеле, танылган, дан казанган. Белүебезчә, кайбер галимнәр, популяр булу максатында, артык тирәнгә кереп тормыйча, китап артыннан китап чыгару белән шөгыльләнә. Казан утлары. Эстраданың иң популяр җырчылары яшь башкаручылардан соң гына чыгыш ясады. Ватаным Татарстан

3) Киң таралган, һәркемгә дә билгеле. Стадиондагы динамиктан сугыш тәмамланган чагында бик популяр булган җыр яңгырый иде. М.Мәһдиев. Җыр – музыка сәнгатенең иң таралган, иң популяр жанры. Җ.Фәйзи. Үз чорында популяр булып та, артык тар карашларга хезмәт итүләре сәбәпле, вакыт сынавын үтә алмыйча калган сугыш турындагы дистәләгән башка әсәрләрдән әлеге роман шуның белән аерылып тора. Р.Фәтхрахманов

2. рәв. мәгъ. Һәркемгә аңлаешлы рәвештә, гади итеп. [Тукайның] икенче төрдәге иярүләренә татарның озын яки кыска көйләреннән берәрсе үлчәвенә салынып, гади телдә, популяр язылган лирик шигырьләре керә. Г.Нигъмәти. – И-ех! – дип, популяр рәвештә аңлатырга туры килде атасына. Җ.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә