ПОПУЛИСТ и. рус Популизм тарафдары. Популист ул – халык өчен Сүздә дөрләп янучы. Ялкынлы чыгышлар ясап, Калын портфель алучы. М.Саттаров. Һәм бик күбесе нинди генә юллар белән булса да баеп калырга, депутат статусына омтылган кайбер популист демократлар кебек тарихтан ак таплар эзләргә, без алай яшәмәячәкбез, дип күкрәк кагарга кереште. Ватаным Татарстан. Ельцин Татарстанга чагыштырмача бәйсезлекне демократ булганы өчен түгел, популист буларак, бөтен ил байлыгын туздырганда, үзе дә сизмәстән биреп ташлады. Татарстан яшьләре |