ПОПУЛИЗМ и. фр. сәяси Сайлаучылар тавышын, халык фикерен үз мәнфәгатьләренә җайлаштырып, ташламалар ясау, нигезсез вәгъдәләр бирү, хәйләләү кебек сәяси тактика. Әлбәттә, республикаларны губерналарга әйләндерергә, дип чыгыш ясаган Жириновскийларның, Прохоровларның сүзе рәсми түгел, алар популизм белән шөгыльләнә, дип әйтүчеләр дә бар. Идел. «Коррупция белән көрәш массакүләм репрессия ясарга чакыру кебек сәяси спекуляция, популизм кыры түгел, ә гомумхалык эше булырга тиеш», – ди Премьер-министр. Шәһри Казан. Политологлар фикеренчә, быелгы сайлау кампаниясе «популизм ярминкәсе»нә әйләнәчәк. Татарстан яшьләре |