ПОПУГАЙ и. гар. сөйл. 1) Тутый кош. Попугай инде «исәнме», «сау бул» дигән сүзләрне --- әйтә ала. Р.Мостафин. Агачлык ягыннан маймылларның ызгышуы ишетелеп китте, тутый кош – попугайлар кычкыра, кемдер үксеп елаган кебек була. М.Юныс. – Җанлы почмак та кирәк, әткәй, – диде Сәрия. – Сап-сары попугайларны, ак күселәрне --- кайда күрер идек? А.Тимергалин

2) күч. Үзенең фикере булмыйча, кеше сүзен, фикерен кабатлаучы кеше. Бу дөньяда --- Тимербай исемле агач попугайлар [күп]. Г.Тукай. Әфәндем, сезгә шовинизм дигән прививка ясалган. Шул сәбәп илә, үзегез дә аңламыйча, бер үк сүзне такылдыйсыз. Сез – гап-гади попугай. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә