ПОПСА и. рус жарг. Популяр эстрада әсәрләренең (җыр, инструменталь пьеса һ.б.ш.ларның) гомуми исеме. Попсадан аермалы буларак, альтернатив музыканың бу төрләрендә уйланырга мәҗбүр итә торган мәгънә ята, попсада күбрәк мәхәббәт, әни, туган авыл темасы өстенлек итә бит. Идел. Татар яшьләренең музыкаль культурасы бүген тулысынча диярлек Көнбатыш попсасы чабуына тотынып бара, ахры. Ватаным Татарстан. Берәүләр үз бизнесын попсада тапкан икән, икенче берәүләрнең вазифасы әнә шул соңгыларын – «Әллүки»ләрне, «Зиләйлүк»ләрне, Яхин, Җиһанов, Мозаффаровларны күтәрүдә булырга тиештер. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә