ПОП-МУ’ЗЫКА и. ингл. Төрле стиль һәм жанрлардан торган, һәркемгә җиңел аңлаешлы популяр эстрада музыкасы. Бүтән төрле поп-музыка әсәрләрендә була торган һәлакәт сиземе, усаллык, агрессивлык шаукымы юк монда: җиңел, тыныч моң. Ә.Баян. Күршеләр аркасында бөтен поп-музыканы яттан беләм хәзер. З.Хәким. Нишләптер, күрше малае нәкъ менә шундый яңгырлы көннәрдә магнитофоннан бар көченә рус поп-музыкасын кычкырта. Х.Ширмән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә