ПОПЛЫК и. Поп вазифасы, эше. Ләкин уйлап карагыз: әйтик, райком секретареның әтисе поплык хезмәтен башкарса, ничек булыр иде сезнеңчә? Н.Акмал. «Минем Ходай биргән чын талантым – Иблискә каршы көрәшү, калган гомеремне шул эшкә багышлыйм: поплыкка китәм!» – дип, җыена ук башлаган, ди... З.Мифтахов. Улын, Зөләйха төрмәдә вакытта, поплыкка әзерләгәннәр, шул сәбәпле ул әнисенең рухыннан бик ерак тайпылган. Татар әдәбияты |