ПОПЕЧИ’ТЕЛЬ и. рус 1) Кемне дә булса карау, саклау, тәрбияләү, күзәтү өчен, опека оешмалары тарафыннан рәсми билгеләнгән кеше. Моны балигъ булмаган хатын үзе, аның әти-әниләре, попечителе, --- яисә прокурор таләп итәргә хаклы. Тигез гомер итегез! Хәрби хезмәткә алынуны кичектерү хокукына түбәндәге категория гражданнар ия: балигълык яшенә җитмәгән бертуган энесе яки сеңлесенең опекуны яки попечителе булып торучылар ---. Ирек мәйданы 2) тар. 1917 елга кадәр Россиядә: берәр ведомство (күбесенчә мәгариф ведомствосы) учреждениеләре белән җитәкчелек итүче яки берәр учреждениенең почётлы җитәкчесе итеп билгеләнгән кеше. Мәгариф министры, әгәр студентлар арасында чуалыш була калса, йомшаклык күрсәтмәгез дип, попечительне кисәтеп куйган. Р.Ишморат. Казан университетындагы уку-укыту эшләрен тикшереп, күзәтеп тору өчен, Казан укыту округының попечителе итеп --- Румовский билгеләнә. Җ.Тәрҗеманов. Казан укыту округының яңа попечителе М.Н.Мусин-Пушкин --- кешеләр белән мөгамәләсендә тупас --- һәм каты бәгырьле була ---. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар |