ПОП и. рус Православие динендә: рухани; атакай. Алтынлы-укалы ряса кигән поп борын аркылы сөйли. М.Мәһдиев. Ә балаларны, керәшеннәр побы монастырьга озатырга җыенгач, шундагы кешеләр бер ялгыз картка яшергәннәр. Ф.Мансуров. – Сез поп кебек, – дип җавап бирде аңа бер чая хатын. – Ул да бит халыкны, теге дөньяда рәхәт күрерсез, дип юата. М.Маликова |