ПО’НЧО и. исп. < кечуа 1) Үзәк һәм Көньяк Америка индеецлары киеп йөри торган, уртасына баш сыярлык тишек уелган дүртпочмаклы тукымадан гыйбарәт кыска плащ. Беренче пончолар испан хакимлегенә кадәр, Чилидагы мапуче кабиләсендә барлыкка килгән дип санала. Сөембикә

2) Шундый фасонда тегелгән яки бәйләнгән япма. Пончо модадан чыкмый. Сөембикә. Әлеге чалбарлар кардиган, блузка, водолазка, пончолар белән төрле яшьтәге хатын-кызларга килешә. Кәеф ничек?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә