ПОНТОН и. лат. 1) Вакытлыча салынган күперне яки башка корылмаларны суда күтәреп тора торган яссы төпле көймә. Елгада понтоннар йөри башлады. X.Госман. Бу понтоннардан 12–16 тонна йөк күтәрерлек өч паром җыярга мөмкин. Г.Сафиуллин

2) Шундый көймәләр өстенә вакытлыча салынган күпер. Су уртасындагы понтон өстенә граната килеп төшә. Әгәр ул шартласа, без Днепрны тиз генә кичә алмыйбыз. К.Нәҗми. Немецлар Даугава аркылы тиз арада өч понтон күпер салып өлгертәләр, һәм аларның 2 нче пехота дивизиясе, югалтуларсыз диярлек, бу якка чыга. Ш.Рәкыйпов. Иртәгесен нәкъ әйтелгән вакытта, сәгать дүрттә, солдатлар Аргунь елгасы буена төнлә корылган понтон күперләрдән чыгу өчен тезелгәннәр иде инде. Г.Ахунов

3) Баткан корабларны күтәрү өчен кулланыла торган мичкәсыман эче куыш корыч җайланма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә