ПО’МПА и. фр. махс. Газ яки сыеклык кудыра торган насос. Республика балалар клиник хастаханәсендә шикәр авырулы балаларга инсулин помпалары бирелде. Ватаным Татарстан. Сәгатенә 150 чакрымга кадәр тизлектәге җил котырганда, кесә телефоннары --- эшләүдән туктый, скважиналардан эчәргә яраклы су куучы помпалар туктап кала ---. Мәдәни җомга. Хәзер үк палубага күтәрел, анда помпа бар, шуны сүтеп җый. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә