ПОМИ’НКА и. рус Православиедә үлгән кешене искә алу мәҗлесе. Әле бит аның катафалкы, автобуслары, веноклары, поминкасы бар. Саклык кассасындагы ярты акчамны алдым – ирем өлешен, поминкасын да кешечә үткәрдем. Г.Ахунов. Мәрхүмгә поминка ясарга кирәк. М.Юныс. Ахырдан агай-энеләрнең җыйнаулашып аларга килмәве акылга сыймады. Поминкада катнашмыйча таралышалар микәнни?! Н.Гыйматдинова |