ПОМИДОР и. ит. 1) Паслёнчалар семьялыгыннан, орлыктан үрчи, җылылык ярата торган үлән яки ярымкуак үсемлек. Түшәмгә хәтле үрмәләгән помидор сабаклары корый башлаган иде инде. М.Маликова. Бу коңгызларга каршы шулай ук помидор яфрагы төнәтмәсен файдалану да уңай нәтиҗә бирә. Сөембикә

2) Шул үсемлекнең кызыл, сары, шәмәхә төстәге җимеше. Өстәлдә кызарып пешкән озынча помидорлар, хуш ис таратып торган ләвәш, йөзем тәлгәшләре, сулугуни һәм балчыктан ясалган кружкалар. М.Юныс. Өстәлдәге помидорлар, кыярлар чумган тозлы суны савыты белән Ниязның чыраена каплыйсым килде ---. Р.Хәбибуллина. Безнең өстәлебездәге икенче икмәк булган бәрәңге дә, шулай ук борыч һәм помидор да, --- көнбагыш һәм кукуруз да һәм башка күп кенә азыклар өчен дә без Америка индеецларына бурычлы. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә