ПОМЕ’ЩИК и. рус тар. Эре җир биләүче; алпавыт. Элекке помещиклар строен кире кайтару өчен сугышучы ак бандитлар крестьяннарның җир турындагы сүзен ишетү белән дә котырып китәләр. М.Җәлил. Йортлар күп, кырларга сибелеп утырганнар. Ара-тирә элекке помещик имениеләре күренәләр. Г.Гали. Помещик, кулак хуҗалыклары элеккечә яши, ашлык бәясен колак ишетмәгән дәрәҗәгә күтәрәләр, хәтта фронт өчен дә икмәк бирергә теләмиләр. Ватаным Татарстан |