ПОМА’ДА и. лат. Иренне буяу яки йомшарту өчен кулланыла торган косметик май. Әле генә янда күңелне кытыкларлык помада исе бөркеп торган принцесса бәхет турында сөйли иде. М.Мәһдиев. Юкса, аэропортка барып җиткәнче, ул мине помадага буяп бетермәс иде. Ф.Яруллин. – Барыгыз, бантиклар, тасмалар, кершән-сөрмәләр, помадалар алып чыгыгыз, хәзер Фәннурдан кыз ясыйбыз, – дидем. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә