ПОЛЯРЛЫК и. 1) физ. Капма-каршы полюслылык

2) биол. Организм, орган, тукыма яки күзәнәкнең капма-каршы якларында барлыкка килгән аермалыклар (мәс., орлыкта яфрак бөресе һәм тамырның формалашуы)

3) күч. Кемнәрнең яки нәрсәләрнең дә булса үзара бер-берсенә капма-каршылыгы, абсолют охшашсызлыгы. Шул ук вакытта (кешеләр) иң яхшы туры килү бу, күрәсең, охшашлыкның һәм полярлыкның бергә кушылуыдыр: рухи кардәшлек, интереслар, идеаллар якынлыгы --- һәм нерв организациясенең капма-каршылыгы. Тигез гомер итегез!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә