ПОЛЯРЛАШУ ф. физ. 1) Табигый яктылык дулкыннарының тышкы тәэсирләр нәтиҗәсендә электр һәм магнит кыры көчәнешлелеге үзгәрү. Яктылык полярлашу

2) Электродларда электр тогының көчен киметә торган төрле матдәләр утыру. Гальваник элемент полярлашу

3) биол. Күзәнәкнең эчке һәм тышкы тирәлеге арасында электр потенциаллары аермасы хасил булу

4) күч. Нәрсәләрнең дә булса бүленү, төрлеләнү, капма-каршы була баруы. Хәзерге заман кешесенең психологиясе бик күп яктан элеккеге кешенеке кебек түгел. Шуңа күрә мәхәббәт тә күп яктан үзгәрде. Ул да полярлаша. Тигез гомер итегез!

Полярлаша бару Торган саен күбрәк полярлашу

Полярлашып бетү Тулысынча полярлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә