ПОЛЯР с. 1) Полюс (1 мәгъ.) тирәсенә урнашкан, полюс (1 мәгъ.) тирәсендәге. Мәңгелек поляр бозлар арасында да тереклек бар. Кызыклы физиология. Поляр утраулар. Поляр зона

2) Полюс тирәсендә эшләү белән бәйле. Лаптевлар диңгезе --- урыс поляр тикшеренүчеләре икетуган Дмитрий һәм Харитон Лаптевлар хөрмәтенә шулай аталган. Ирек мәйданы. Поляр станция. Поляр экспедиция

3) Гомумән полюс, котып белән бәйле. Җирнең поляр һәм экваториаль радиуслары арасындагы аерма глобуста миллиметрның унынчы өлешләренә әверелә. Физик география

4) Полюс тирәсендә яши яки үсә торган. Монда кит, тюлень, нерпа, морж, ак аю яши, навага, поляр тәрәч балыгы очрый. Ирек мәйданы. Поляр ябалак. Поляр төлке

5) физ. Уңай һәм тискәре корылмаларга ия булган. Поляр кушылмалар. Поляр бәйләнеш

6) күч. Капма-каршы. Үтә чыккан төче ялагай ролендә йөри, ә эчендә – үзен бик югары йөрткән кеше. Шушы ике поляр хис ничек шулай якын-янәшә йөри диген! Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә