ПОЛЯ’КЧА рәв. 1) Поляк телендә. Кутуй аз-маз полякча белә. Г.Галиев. Мин бу вакытка ярыйсы гына немецча һәм полякча сөйләшергә өйрәнгән идем – барысын да ишетеп, аңлап ятам. Р.Мирхәйдәров. Аның улы Ян татарча да, полякча да, инглизчә дә бертигез яхшы сөйләшә. Ватаным Татарстан 2) Поляк халкына хас булганча. Полякча киенү |