ПОЛЯК и. рус Польшаның төп халкын тәшкил иткән, көнбатыш славян группасының ләх төркеме телендә сөйләшүче милләт атамасы һәм шул милләтнең бер вәкиле. Гордов поляк коммунисты белән уртак телне тиз тапты. Ш.Рәкыйпов. «Тарас Бульба»ны узган идек без рус әдәбиятыннан. Хәтерлисеңме, анда Тарас картның улы Андрий бер поляк кызына гашыйк була. М.Мәһдиев. Монда безнең белән янәшә бик күп суднолар тора, төрлесе төрле илләрдән. Поляклар, инглизләр, немецлар, шведлар... М.Маликова |