ПО’ЛЮС и. гр. 1) Җир өслегендә Җир шарының әйләнү күчәрен тоташтырган ике ноктаның берсе; котып. Җир шарында поляр полюслар ике: Төньяк полюс һәм Көньяк полюс. Башлангыч география курсы. Шунысы кызык: традиция буенча җирнең Көньяк полюсы Антарктида булса да, аны «Котыб Җәнүби», ягъни Көньяк Котып дип билгеләгәннәр. Фән һәм тел 2) Шул күчәр тирәлеге. Урыс галиме Отто Юльевич Шмидт Котыпны җиңгән, Чкалов, Төньяк полюс аша очып, АКШка барып җиткән. М.Юныс. Бозлыкларның иң зур өлеше Гренландия утравында, Антарктидада, Төньяк һәм Көньяк полюсларда тупланган ---. Җил каян килә? 3) физ. Электр чылбыры яки даими магнитның капма-каршы очларыннан берсе. Мускул очларына электр импульсларын ешрак биреп, полюсларны үзгәртеп торырга кирәк. А.Тимергалин. Әмма Разия, ничек кенә тырышмасын, магнит полюслары ни сәбәптән географик полюслардан авышрак булуын аңлый алмады. З.Вәли. Уңай полюс. Тискәре полюс 4) Нәрсәнеңдер иң зур чиге, чик ноктасы. Оймякон районында төньяк ярымшарның салкынлык полюсы урнашкан. Физик география 5) күч. Бөтенләй туры килмәгән, охшамаган, каршылыклы фикер, караш һ.б. Беренче карашка, капма-каршы ике полюс очрашкан кебек. Ләкин нәкъ менә шушы җирлектә магнит кыры – бер-берсен баетучы иҗади дулкын барлыкка килә. Р.Низамиев. Шигырь язучы власть ияләре тарихта шактый. Мәшһүр Бабур, --- Сталин, Мао, безнең чорда Андропов, Лукьянов... Шушы ике полюсның бергә кушылуы хөкемдарның эш-гамәлләренә тагын да аяусызлык, дәһшәт өстәми микән? Р.Зәйдулла. Хәзерге заман кешесендә гүя шушы ике полюс үскәннән-үсә: аның индивидуальләшүе, шулай ук кайсыдыр рухи катламнарының стандартлашуы, хисләренең сүрелүе һәм саегуы күзәтелә. Тигез гомер итегез! |