ПО’ЛЬКА I и. чех 1) Ике тактлы җитез бию һәм шул бию көе. Полька, мазурка, тустепларга биегәннән соң, «Көзге хыяллар» вальсы башланганда, ут сүнде. И.Туктар. Ул авыр хәсрәтләр полька һәм мазуркага бии-бии вальс әйләнгән бу кешеләр өстенә дә капланыр микән соң, әллә инде, шинель киеп, ярманга каршы китүче гади халык җилкәсенә генә төшәрме? Р.Низамиев

2) Шул бию ритмындагы музыкаль әсәр. Көй яратучыларны оркестр мәшһүр композитор И.Штраусның данлыклы «Күк күкрәү һәм яшен» («Гром и молния») полькасы белән сөендерде. Казан утлары. Paxманинов полькасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә