ПОЛУ’ТОРКА и. рус сөйл. 1932 елда чыгарыла башлаган, тонна ярымга кадәр авырлыктагы йөкне ташырга сәләтле ГАЗ-АА автомашинасы. Ләкин бу вахта машинасы түгел, гади бер ачык «полуторка» иде. М.Хәсәнов. Элмәк астына бер полуторка килеп туктады. Бераздан полуторкага өч-дүрт офицер менеп басты. М.Мәһдиев. Кыска гына допростан соң Яббарны ниндидер келәткә бикләп куйдылар, ә икенче көнне Гомельгә баручы «полуторка»га утыртып, ике конвоир сагы астында Гомель шәһәренә озаттылар. З.Хәким



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә