ПОЛУ’НДРА ы. ингл. Моряклар, порт йөкчеләре сөйләмендә куркыныч килгәнне яки ашыгычлыкны белдерә торган сүз. – Полундра! – дип кычкырдылар кыя итәгеннән. – Ит пеште, чәй кайнады. М.Юныс. Казармалар артыннан үткәндә, кемдер, нәкъ кинодагы матрос шикелле кычкыра-кычкыра, аңа таба чаба иде: – Полундра, хыянәт! Хыянәт!.. Х.Камалов. Корычбай каешыннан пистолетын тартып ала да: – Полундра! – дип кычкырып җибәрә. М.Галиев |