ПОЛТЕРГЕЙСТ и. нем. оккульт. Җансыз предметларның үзеннән-үзе хәрәкәткә килү күренеше; тавышлы, шау-шулы җен. Аннары Фәхрәзи үзе дә сизмәстән фантастика, полтергейст, сихер һәм башка хикмәтләр, параллель дөньялар турында китаплар укырга һәвәсләнеп киткән иде. З.Мурсиев. Мондый шартларда мәгълүмат чаралары --- үз укучыларын очсызлы сенсацияләр, имеш-мимешләр, гайбәтләр, НЛОлар, полтергейстлар, сихерче-күрәзәчеләр белән мавыктырып торалар. Ватаным Татарстан |