ПОЛПРЕД и. рус 1) тар. СССРда тулы вәкаләтле вәкил, илче рангындагы дипломат 2) Нинди дә булса дәүләт оешмасыннан җибәрелгән аерым вәкаләтләргә ия илче. 1922 нче елның 5 декабрендә ип. Тарпищев полпред Солтангалиев белән Татарстан Республикасына, Казанга килделәр. Р.Мөхәммәдиев 3) Россия Федерациясе Президенты администрациясенә караган, федераль округларда Президентның тулы вәкаләтле вәкиле. Менә шундый шартларда бу атнада Россия Федерациясендә Президент Путин «Бердәм Русия»нең реаль җитәкчесе булып китте, полпред Исхаков башка эшкә күчерелде ---. Гасырлар авазы. Полпред советның әлеге утырыш барышында кабул ителәчәк карарлар җирле үзидарәне реформалаштыруга нигез булачак дип ышана. Ватаным Татарстан |