ПОЛОТНО и. рус 1. 1) иск. Һәр буй җебе аркау җепләр белән үрелгән бизәксез киндер яки киҗе-мамык тукыма; шулай үрелеп тукылган ясалма ефәк тукыма. Кызыл полотнога: «Партиябез һәм хөкүмәтебезгә биргән вәгъдәне срогыннан элек үтик!» – дигән лозунг язылган. М.Хәсәнов 2) Гадәттә киндергә ясалган сәнгать әсәре, картина. Хезмәт кешесен, әйтик, шул ук нефтьчене, буровой манарасы янына бастырып, полотнога төшерү әллә ни авыр нәрсә түгел. Г.Ахунов. --- Конгрессның темасы бөек испан рәссамы Гойяның Прадо музеендагы «Нәтиҗәсез дуэль» дип аталган полотносын искә төшерде. М.Юныс. Яхшы полотно ерактанрак карасаң ачык күренә, диләр бит. М.Мәһдиев 3) Тимер юл, шоссе h.б.ш. юлларның таш, чуерташ, ком һ.б.ш. нәрсәләр өелгән нигезе, дамбасы. Тимер юл полотносын сакларга куелган [кешеләрегез] качып бетте. Ш.Маннур. Аларның бер өлеше, дошманга каршылык күрсәтә-күрсәтә, тимер юл полотносы буйлап Иделгә таба чигенә ---. Язмышлар яңарганда 4) күч. Тормышны, нинди дә булса вакыйганы төрле яклап сурәтли торган күләмле әдәби әсәр. Безнең тормышның героикасын киң полотнода сурәтләү 2. с. мәгъ. иск. Бизәксез киндер яки киҗе-мамык тукымадан тегелгән. [Хәсәнша] җәй көне соры полотно казаки белән шул ук тигез түбәле каракүл бүрекне кия. Ш.Камал |