ПОЛОСА и. рус 1) геогр. Климаты, үсемлекләре, хайваннар дөньясы һ.б.ш. белән күрше районнардан, зоналардан, пояслардан аерылып торган район, пояс, зона. Кара туфраклы булмаган полосадагы комсу туфракларда сибү нормасын бер гектарга 150–200 кубометр итеп билгелиләр ---. Яшелчәчелек. Хәзергә урта полоса өчен районлаштырылган 34 сортлы груша бар. Ирек мәйданы

2) Урман, кыр, җир h.б.ш.ның билгеле бер озынлыкка сузылган кисәге; буй. Марат бу бүлмәгә ияләнә алмады. Басуларны, урман полосаларын, авылның көзге яңгырда үтә алмаслык, тәгәрмәч эзләре изгән урамнарын сагынды. М.Мәһдиев. Кыз чакрым ераклыктагы каенлык полосасына борылды. Н.Гыйматдинова. Басу кырыйларына кыр ышыклау полосалары – агачлар утырталар. Җил каян килә?

3) Нәрсә белән булса да аерылып торган участок, территория. Тәре йөртүчеләрнең биләмәләре яр буйлап тар полоса булып сузыла һәм бик зур территорияне алып тора. Урта гасырлар тарихы. Самолёт түбәнәюен дәвам итә, төшү полосасы өстеннән очып үтә ---. Галәмгә юл. Маршрут автобуслары полосасыннан барган өчен, алга таба 1,5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Татарстан яшьләре

4) махс. Газета-журналдагы яки китаптагы басма текстның бер бите. Басу машинасына иң элек беренче белән дүртенче битләрнең полосалары бирелә. Г.Минский. Спорт җәмгыятьләре союзына шалтыратып, көрәшчеләрнең бүгенге ярышы нәтиҗәләрен бел. Дүртенче полосада аңа егерме юл урын калдырылган. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә