ПОЛОНЕЗ и. фр. 1) Польшада барлыкка килгән, өч такттан торган тантаналы бал биюе һәм шул биюнең музыкасы. Генерал Гремин сараенда бара торган бал кичәсендә аристократлар арасында таралган полонез яңгырый. Җ.Фәйзи. Укучылар хореография укытучысында мастер-класслар ала һәм балның төп элементлары булып саналган бию формаларын: вальс, полонез, падеграс һәм полькага өйрәнә. Мәдәни җомга. Полонез, бию төре буларак, балларда биелүчән, тантаналы йөреп бию, дигәнне аңлата. Кызыл таң 2) Шул бию тактына язылган музыкаль әсәр. Огинскийның полонезын --- егет онытылып уйнарга кереште. Сугыш елларында бөтен экипажыбыз белән гашыйк идек без ул полонезга. Б.Камалов. --- Кешенең катлаулы кичерешләрен сөйли торган бу полонезны Назыйм үзе дә сөя иде. М.Кәримов |