ПОЛОЖЕ’НИЕ и. рус 1) Билгеле бер мәсьәлә буенча кагыйдәләр, кануннар җыелмасы; нигезләмә. Положение буенча аларның үз оешмалары булырга тиеш. Ватаным Татарстан. Әлеге четерекле эш белән шөгыльләнүче миграция һәм милиция вәкилләре, закон проектын тикшергән вакытта ук, бу положениегә каршы чыгыш ясадылар. Кәеф ничек?

2) Берәр канунда, чыгышта, мәкаләдә h.б.ш. хезмәтләрдәге төп фикер, тезис. Бу кагыйдә гаилә турындагы законның иң принципиаль положениеләренең берсенә – гаилә тормышының барлык өлкәләрендә дә ир белән хатынның тулысынча тигез хокуклы булуына нигезләнгән. Тигез гомер итегез! Диалектик материализм положениеләре

3) Дәүләт органы, оешма, учреждение кебекләрнең хокукый статусын, эшчәнлек тәртибен һ.б.ш.ларны билгели торган норматив акт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә