ПОЛЛИНОЗ и. лат. мед. Яз көнендә үсемлек серкәсе тәэсирендә томау төшү, күздән яшь агу, күз кычыту кебек симптомнары булган аллергик авыру; печән бизгәге. Әгәр баланың әтисе яки әнисе поллиноз белән авырса, сабыйда бу чир булу куркынычы 30 процентны тәшкил итә. Ватаным Татарстан. Поллиноздан тилмерүчеләр аллергологта күзәтелергә тиеш. Юлдаш. Поллиноз куркынычы янаган кешеләргә үсемлекләр тирәсенә бик якын килмәскә киңәш ителә. Ирек мәйданы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә