ПО’ЛКТАШ и. Кем белән дә булса бер полкта хезмәт иткән кеше. Полкташлары аны үлгәнгә санаганнар. Ш.Рәкыйпов. Сугышчан дустым, полкташым белән биш айга бер очрашып, аны сыйламыйча җибәрергә мине кем дип беләсең? М.Юныс. Күп нәрсәләрне ачыклау өчен, бәхеткә, Фәритнең сугыштан язган хатлары һәм полкташ дуслары исән калган... Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә