ПОЛКОВО’ДЕЦ и. рус Зур гаскәри берләшмәләр, флот һ.б.ш. белән командалык итүче хәрби җитәкче; гаскәр башлыгы, сәргаскәр. Сталинның Ватан сугышы полководецлары мәҗлесендә әйткән тостын өйрәнәбез. М.Юныс. Бу моңны --- Ватан сугышы Герое – полководецка җитмеш, сиксән тулган көндә, республиканың авыл хуҗалыгы алдынгыларын, көзге эшләр тәмамлангач, опера һәм балет театрына җыйганда уйнарга кирәк. М.Мәһдиев. – Булдыргансыз, иптәш Куйбышев, – дип куя шул урында Генераль секретарь. – Синең чын полководец булуың миңа күптән мәгълүм. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә