ПОЛКО’ВНИК и. рус 1) Күп кенә илләрнең армиясендә һәм көч ведомстволарында подполковниктан югары, генерал-майордан түбән офицер дәрәҗәсе, чины һәм шул дәрәҗәгә ия булган, шул чиндагы кеше. Шулар арасында Гречкинның кызу кулы тоткан таяк астына 15 нче армиянең Хәрби Совет әгъзасы полковник Брежнев та эләгә. З.Зәйнуллин. Хәрби дәрәҗәләре дә чәчләрне үрә торгызырлык: полковниктан алып генералга кадәр. Татарстан яшьләре

2) Россиянең хокук саклау органнарында җитәкчелек итү составына караган бер махсус звание. Полковник үз бүлмәсенә кереп бикләнгәч, урамда үзеннән-үзе митинг башланып китте. Ш.Рәкыйпов. Су килүгә, отделение командиры полковникка әзерлек турында белдерде. Р.Кәрами. Артём --- читтән торып институт бетергән, хәзер званиесе – милиция полковнигы ---. Р.Хәбибуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә