ПО’ЛКА и. рус сөйл. Тимер юл вагонында ятып бару, йоклау өчен югарыда урнаштырылган урын; сәндерә, киштә. Билетлар белән эшен бетереп, Мәскәү – Барнаул поездына кереп урнашуга, Асаф, бернигә карамыйча, өске полкага менеп сузылып ятты. М.Мәһдиев. --- озын гәүдәле ир йокларга теләгән Гаяз яткан полка астындагы урыныннан торган саен ачу белән, я башы, я җилкәсе белән тиеп, аны берничә мәртәбә урыны-ние белән селкетеп алды. Р.Гаязетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә