ПОЛК и. слав. 1) Дивизия яки бригада составына керә торган мөстәкыйль гаскәри берәмлек. Полк командиры шундый манёвр ясады: дошман атлылары кинәт ярым алка эчендә калдылар. А.Шамов. Гражданнар сугышы көннәрендә бирегә акларның кавалерия полкы урнаша – бар да шуның эзләре. Р.Низамиев

2) күч. Төркем, бергә нидер эшләүче, бергә йөрүче кешеләр. – Да, бу станциядә безнең полкка тагын берәү өстәлергә тиеш бит әле, – диде Рушад. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә