ПОЛИЭТИЛЕН и. гр. хим. 1. Сәнәгать һәм көнкүреш кирәк-яраклары ясауда кулланыла торган үтәкүренмәле һәм нык синтетик полимер. Ул безнең шәһәргә полиэтилен ише төрле нефтехимия продуктлары китерә, ә мин, булган танышлар аша юлын табып, аңарга металл юнәтәм. Р.Мөхәммәдиев. Ул арада полиэтиленга әйбәтләп төрелгән бер түтәрәм итне китереп тә җиткерде. Шатлыклы кайгы. Каркаслы теплицаның полиэтиленын ел саен алыштырабыз. Ирек мәйданы

2. с. мәгъ. Шул продукттан ясалган. [Хатын] биге ябылмыйча, авызыннан кәгазь төргәкләр, полиэтилен капчыклар күренеп торган сумкасын тезенә куйды да --- күзләрен чәчкәләргә текәде. М.Маликова. Миңзаһит полиэтилен капчыкка беркадәр алма, туңдырылган чия, крыжовник салды, --- кухняга керде. Ф.Садриев. Рушания --- әле полиэтилен пакеттан да чыкмаган зәңгәр норка тунын кулына алды ---. З.Кадыйрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә