ПОЛИЦМЕ’ЙСТЕР и. нем. Патша Россиясенең һәм кайбер илләрнең зур шәһәрләрендә полиция башлыгы. Тангатаров әллә кайчан ук шул әдәбият кичәсе ясау турында полицмейстердан рөхсәт ала алмый талашып йөри иде. Г.Ибраһимов. Көндезге икеләрдә губернатор кабинетына төсләре китеп агарынган полицмейстер ахылдап керде: «Солдатлар, – диде ул, тыны кысылып, – бистә эшчеләре белән кушылдылар». К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә