ПОЛИ’ЦИЯ и. нем. 1) Патша Россиясендә сәяси төзелешне һәм иҗтимагый тәртипне саклый торган махсус орган, шулай ук революцион хәрәкәткә каршы көрәшә торган җәза гаскәре. --- Белоруссия полициясе башлыгы Исэльгорт һич тоттырмас Жанны эләктерүдә булышучыларга җитмеш биш мең немец маркасы бирергә вәгъдә итте. Ш.Рәкыйпов. Бусы – Аксак Йосыф йорты. Ул патша заманында полициядә хезмәт иткән. М.Юныс 2) Хәзер Россиядә һәм кайбер илләрдә иҗтимагый тәртип һәм тынычлык саклау вазифасын башкара торган административ орган. Полиция кулына эләккән Самара кешеләренә карата җинаять эше кузгатылган. Ватаным Татарстан. 23 апрель кичендә транспорт полициясе хезмәткәрләре җинаятьчене Белгородта тимер юл станциясендә тоткарлады. Ирек мәйданы 3) сөйл. Шундый орган урнашкан бина. Европада Төндә йөргән «шикле» кешеләрне Полициягә тотып озаталар. Һ.Такташ. Полиция тирәсендә ике-өч меңләп халык җыелган. Урал 4) сөйл. Полицейскийлардан торган кораллы отряд. Мине фашистларның кыр полициясе тотып, Познань төрмәсенә озатты. М.Хөсәен. Беләсең килсә, лабораторияңне һәрьяктан полиция уратып алган. А.Тимергалин 5) Салым җыю һәм салым түләү белән бәйле җинаятьләрне тикшерү һәм законда каралганча түләүләрне күзәтү органы |