ПОЛИЦАЙ и. нем. тар. Бөек Ватан сугышы вакытында дошман тарафыннан вакытлыча оккупацияләнгән районнарда җирле халыктан полициядә хезмәт иткән кеше. Киресенчә, сугыш азатлык ягына борылгач, теге «яхшы украинлылар», «яхшы белоруслар» фашистларга сатылган полицайлар булып чыкты. М.Юныс. --- Мирсәет шунда янә аны бүлдереп сорап куйды: – Полицай килеп үзеңне кулга алыр дип тә курыкмыйсыңмы? Р.Мөхәммәдиев. Ләкин немецлар кибәнгә аяклары белән типкәләп китеп тә бардылар. Бераз эчкә җан керергә өлгермәде, русча сүзләр ишетәм – «үзебезнекеләр» – полицайлар. Х.Камалов |