ПОЛИФОНИ’Я и. гр. муз. Вокаль яки инструменталь әсәрдә берничә тавыш бергә кушылу; күптавышлылык. Алар [абыйлар] үзләренең шушы кечкенә оркестрларында кайбер татар көйләрен полифония нигезендә, ягъни төрле тавышта уйнаячаклар икән. Ә.Еники. Өстәвенә дирижёрга музыка өлкәсендәге барлык фәннәрне – гармония, полифония, сольфеджио, аранжировка, хәтта музыка сәнгате тарихын да яхшы белергә кирәк. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә