ПОЛИТЭКОНО’МИЯ и. гр.-нем. Кешелек җәмгыяте үсешенең төрле баскычларында иҗтимагый җитештерү һәм матди байлыкларны бүлүне, җәмгыятьтә икътисади мөнәсәбәтләр үсеше законнарын өйрәнә торган фән. Студентларга политэкономия фәненнән шәп кенә грамота бирәме, әллә бирергә тырышамы, дип сөйлиләр... Э.Касыймов. Клубка чыкмады, Маркс, Энгельс, Ленин томнарына, философия, политэкономия, тел гыйлеме чытырманлыкларына чумды [Ирек]. Ф.Садриев. Мин хәзер пропагандист. Мәктәптә политэкономия түгәрәген алып барам. Г.Мөхәммәтшин |