ПОЛИТУКУ и. СССРда политтүгәрәкләргә йөреп, марксизм-ленинизмны, фәлсәфәне, политэкономияне, агымдагы сәясәтне һәм Коммунистлар партиясе тарихын өйрәнү; сәяси уку; шуның бер дәресе. Аның гомере кич утырып контроль эш язулар, төннәр буе сессиягә хәзерләнүләр, халыкара темага клубта лекцияләр, политуку дәресләре белән узды. М.Мәһдиев. Дүшәмбе – техник белемне күтәрү көне. Сишәмбе – политуку. М.Юныс. Гомер буе политукуларны да алып бардым. Ф.Садриев |