ПОЛИТРУК и. гр.-рус тар. 1919–1942 елларда Совет Армиясендә сәяси эш белән җитәкчелек иткән, үз подразделениесенең сәяси хәзерлеге һәм сугышка сәләтлелеге өчен командир белән бер үк дәрәҗәдә җавап биргән хәрби җитәкче. Әмма, әсирлеккә төшкәнче, Җәлил бит фронтта сугышкан әле, политрук булып, гаскәрләрне һөҗүмгә-атакаларга күтәргән. Г.Ахунов. Тиздән ул армиягә китте. Фин кампаниесенә эләкте. Разведчик, политрук, комиссар. Х.Сарьян. Беренче көнне үк яшьләр алдында чыгыш ясаган өлкән политрук Тихвин Волхов ягында канлы сугышлар барганын, Олонец ягыннан дошманның --- Ленинградка көнчыгыштан бәреп керергә җыенганын сөйләде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә