ПОЛИТПРОСВЕТ и. гр.-рус тар. СССРда 20–30 нчы елларда: сәяси агарту эшләре белән шөгыльләнә торган оешмаларның, учреждениеләрнең кыскартылган атамасы. Әхмәт Фәйзи – Арчада политпросвет инспекторы. Ул, авылдан авылга чабып, халыкны, яшьләрне культурага өнди. Ф.Хөсни. Политпросвет, ни өчендер, бенефиска куелачак пьесаның репертуарга кермəгəн пьесалардан булуын шарт итеп куйды. Сәхнә. Оренбургтагы татар, политпросвет курсларында белем алганда, Муса Җәлил белән таныша. Ватаным Татарстан |