ПОЛИТКОМИССАР и. гр.-рус тар. Совет Армиясенең зур хәрби берләшмәләрендә (мәс. дивизиядә) идеология өчен җаваплы җитәкче, командир. Гордов элеккеге көрәштәше Ян Фрицевич Фабрициусны очратты. Политкомиссар, тәртә мыекларын кабартып, текәлеп карады да: – Ба... Гордов! – диде. Ш.Рәкыйпов. Менә сезгә яңа политкомиссар. Таныш булыгыз. Фамилиясе – Огоньков. Д.Галимов |