ПОЛИТИНФОРМА’ЦИЯ и. гр.-лат. СССРда: ил эчендәге яки халыкара көндәлек сәяси вакыйгалар турында нинди дә булса коллектив алдында мәгълүмат бирү. Болай да йөрәге селкенеп кенә торган Хисмәт бу хәлләргә түзмәде, бер көнне политинформация вакытында үзен фронтка җибәрүләрен сорап тавыш чыгарды. М.Мәһдиев. Ленин авырый, хәле яхшыдан түгел; ул инде Политбюро утырышларында катнашмый, --- кирәкле политинформацияләрне белми. Р.Мөхәммәдиев. Иртәнге яктагы тәрбия сәгатьләрендә байтак вакытны политинформация ала иде. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә