ПОЛИТИНФОРМА’ТОР и. рус СССРда: ил эчендәге яки халыкара көндәлек сәяси вакыйгалар турында мәгълүмат бирүче. Көне-төне мәктәптә генә түгел, әле лектор да, политинформатор да, стена газетасы редакторы да булырга туры килде. Ф.Садриев. Мин үзем, мәсәлән, гомерем буе комсомол, партия мәгарифе системасында даими пропагандист һәм политинформатор идем. Татарстан яшьләре |