ПОЛИТИКАН и. рус кимс. 1) сөйл. Принципсыз сәясәтче, интригачы; җәмгыятьтәге төп бурычларны вак-төяккә кайтарып калдыручы, төрле сәяси темаларга сөйләнүдән узмаучы политик. Чыннан да, шундый зур, бөек шәхесме ул, әллә Галиҗәнап Очрак өскә төртеп чыгарган оста, шома политиканмы? Р.Зәйдулла. Хәзер политик мотивка корылган авыр җинаятьләр бар, ә политиканнар уголовщина белән элемтәгә керүдән чирканмыйлар ---. Р.Мирхәйдәров 2) Үз максатына ирешү өчен бернидән дә тартынмый торган, мәкерле, хәйләкәр, принципсыз кеше. Үзләрен тәнкыйтьче дип атап йөргән, әмма «тәнкыйтьләре» теге яки бу язучының үзен һәм аның иҗатын матбугатта сүгүдән, хурлаудан, аңа кара мөһер басудан узмаган шәрә политиканнар: --- «Тукай безнең шагыйрь түгел, --- ул – либераль буржуа шагыйре», --- дип, төрле урыннарда сафсата сатарга керешкәннәр. А.Шамов |